Текст песни Габдулла Тукай - Кышкы кич
На этой странице находится текст песни Габдулла Тукай - Кышкы кич, а также перевод песни и видео или клип.
|
Кышкы кич Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,— Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә. Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар, Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар, Суыклыктан очар кошлар очалмасын,— Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар? Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар. Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары Аларның юк, өши бите, борыннары; Үлми калса яхшы алар салкынлыктан, Кайберсенең, шуннан була үлемнәре. Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,— Яшь балалар! аларны сез яратыгыз, Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз! |
Winter evening
Interesting to you, young children, on a winter evening!
You sit in a warm house near a stove;
You sit and enjoy kneeling, -
Happiness doesn't come to you at all.
None of you are familiar with grief,
Just sit there beautifully, one by one;
Even if you don’t feel the length of a winter evening
What your uncle told you is a fairy tale.
Outside, the bitter winds, the salty snow,
May the roofs of the house be filled with greetings,
Don't let the birds fly away from the cold, -
Your place is warm, well - what's the matter?
But remember when:
Such happiness is not given to everyone;
There are orphans, unhappy,
Her parents are dead, homeless and homeless.
Shelters on such a winter night
They have no, swollen face, nose;
It is better if they do not die, because of the cold,
The deaths of some, as a result.
If you come across such poor people,
With teary eyes, mourners and mourners, -
Young children! you love them
Say warm words and comfort them with love!