Текст песни Филюс Валеев - Йолдызлар куп

Просмотров: 1 0 чел. считают текст песни верным 0 чел. считают текст песни неверным

На этой странице находится текст песни Филюс Валеев - Йолдызлар куп, а также перевод песни и видео или клип.

Йолдызлар күп бик күп санасаң,
Матурлар күп бик күп сайласаң
Син сөюдән чибәр күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасаң

Бәхет ачкычлары таптыңмы,
Әллә оҗмах кошы тоттыңмы
Йә булмаса әкият егете
Юлларыңа үзе чыктымы?

Тәгәрәсен гөмер йомгагы,
Сүтелсеннәр айлар, еллары
Сөю патша булган илләргә,
Алып барсын сине юллары

Йолдызлар күп бик күп санасаң,
Матурлар күп бик күп сайласаң
Син сөюдән чибәр күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасаң

Юлдаш булыр сина игелек,
Янәшәңдә барсын изгелек
Йөзләреңә чыккан бәхетең,
Була күрсен бер үк гөмерлек

Йолдызлар күп бик күп санасаң,
Матурлар күп бик күп сайласаң
Син сөюдән чибәр күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасаң
Опрос: Верный ли текст песни?
Да Нет