Текст песни Саида Мухаметзянова - Мин сине сагындым

Просмотров: 1 0 чел. считают текст песни верным 0 чел. считают текст песни неверным

На этой странице находится текст песни Саида Мухаметзянова - Мин сине сагындым, а также перевод песни и видео или клип.

Бәгырем, хат-хәбәрсез кайда киттең
Бәлки болыттан качып, айга җиттең
Син мине ташлап китеп
Бәхетле бул син диеп
Кошларга кушылып күкләргә мендең
Озатты сине ялгыз шәүләм минем
Очтың да карлыгачтай сәлам бирдең
Көн үтте сәгать чутлап
Аркама канат бәйләп
Артыңнан куып җитеп көч тапмадым
Мин сине сагындым
Сизәсең микән син аппагым
Назларыңнан мин нык сусадым
Бәхетем синдә мин табармын
Мин сине сагындым
Салкында яныңда булырмын
Хыянәт җиленнән каплармын
Гөлләрдән үрермен хисләремне
Син мине сагындыңмы
Йөзләрең балкыганда ай нурыннан
Кояш җылытыр килеп ай артыннан
Мин сине сөяр идем
Син минем бу дөньяның
Көнләшерлек иң зур син байлыгымдай
Күзеңдә төпсез тирән диңгез күрәм
Үземнең өметемне мин өзмимен
Пар итеп күңелемә кергәнсең йөрәгемә
Очасың күгәрчендәй син күкләрдә
Мин сине сагындым
Сизәсең микән син аппагым
Назларыңнан мин нык сусадым
Бәхетем синдә мин табармын
Мин сине сагындым
Салкында яныңда булырмын
Хыянәт җиленнән каплармын
Гөлләрдән үрермен хисләремне
Син мине сагындыңмы
Мин сине сагындым
Сизәсең микән син аппагым
Назларыңнан мин нык сусадым
Бәхетем синдә мин табармын
Мин сине сагындым
Салкында яныңда булырмын
Хыянәт җиленнән каплармын
Гөлләрдән үрермен хисләремне
Син мине сагындыңмы
Опрос: Верный ли текст песни?
Да Нет